Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен..."

23 мартта китапханәбездә "Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең" дип исемләнгән 25- мәртәбә узучы бәйгенең 3-этабы уздырылды. Чарада 20 яшьтән алып-зурлар төркеме чыгыш ясады. Чарага килгән конкурсантлар өчен китапханә буйлап таныштыру экскурсиясе уздырылды, китапханәдә эшләп килүче күргәзмәләрнең эчтәлекләре белән таныштырдык. Тукай премиясенә быелгы кандидатлар исемлеге белән таныштыру ниятеннән, күргәзмәгә куелган язмаларны тәкъдим иттек, Түбән Кама шәһәреннән бу югары бүләккә тәкъдим ителгән архитектор Фирдәвис Ханов белән очрашу-танышу узды.