Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Безнекеләр"

2017 елда г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясенә тәкъдим ителгәннәр арасында шәһәрдәшебез Фирдәвис Гайнетҗан улы Ханов та бар. Аны Түбән Камада Г.Тукай исемендәге әкият паркы проектын эшләгән өчен " Россия архитекторлар берлеге" иҗтимагый оешмасының Чаллы бүлеге тәкъдим итә. Китап укучыларыбызга шушы яңалыкны җиткерү йөзеннән уку залында күргәзмә ясалды. Абонемент бүлегендә дә Ф.Хановка багышлап "Шәһәребездән Тукай бүләгенә кандидат" дип исемләнгән ачык киштә ясалды. Ф.Ханов китапханәгә килеп яңа "Архитектор Ф.Ханов" дип исемләнгән китабын бүләк итте.