Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Үзебезнеке!"

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның 60 яшьлек юбилеена китап күргәзмәсе эшләнде. Белешмә–досье, цитата, юбилее белән котлау сүзләре язылды; Татарстанның бүгенге яшәешен чагылдырган китаплар урнаштырылды, матбугат мәкаләләре (“Татарстан”, “Татарстанда җирле үзидарә”, “Мәгариф” журналлары, “Шәһри Казан”, “Ватаным Татарстан” һ.б. газеталардан ) белән баетылды. Шулай ук, Президентыбызның илкүләм рейтинг бишлегендә югары баскычта торуы хакында да мәгълүмат куелды.

 Килгән китап укучыларына әңгәмә үткәрелде.