Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

Укучыларга җенси тәрбия бирү

Күренекле табиб, РФның атказанган табибы Г.Г. Исмагилов аксакал буларак бик күп проблемалар борчый:эчәр суыбыз,шәһәр халкы сулаган һава, әхлак мәсьәләләре.Әхлакның бер чагылышы булган яшьләрнең җенси тотнаксызлыгы.Боларның һәммәсенә сәбәп булып укучылар арасында медицина хезмәткәрләре тарафыннан мәктәпләрдә эш алып бару мөмкинлеге булмау: лекцияләр укылмау,профилактик чаралар үткәрелмәү...Булганын бетерү, әти-әниләрнең бу мәсьәләдә гомумән белемсезлеге...

Түгәрәк өстәлдә чыгыш ясаган һәр белгеч үз өлкәсендә бу мәсьәләгә карашын белдерде, нәрсә эшләргә мөмкин икәнлегенә басым ясады.

Т.Кама җәмигъ мәчете имам-хатибы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин бу мәсъәләгә дини күзлектән чыгып бәя бирде,үз фикерләрен җиткерде.

Мәктәпкәчә тәрбия бүлеге җитәкчесе Гөлнара Фариловна Вазиева балалар бакчасында бу юнәлештә эшнең программа нигезендә алып барылуын әйтте.

Чыгыш ясаган Аксакаллар бүгенге чарада зур җитәкчеләрнең булмавына ачындылар.Бу зур эшне зуррак аудиториядә кабатлап, шәһәркүләм программа төзеп эшли башлау кирәклегенә басым ясадылар.