Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

“ Җан җылым Сезгә...”

Шагыйрь, язучы-публицист Әхмәт Гаделнең 75 еллыгына, Халыкара Туган тел ункөнлегендә, Кол Гали клубы кысаларында әдәби – музыкаль кичә уздырылды. Шагыйрь иҗатына багышлап бай эчтәлекле китап күргәзмәсе ясалды, төрле елларда басылып чыккан китаплары куелды, фотолар урнаштырылды. Әйдәп баручы китапханәче Әнисә Дәүләтшина шагыйрь иҗатын өйрәнеп, яңа мәгълүматлар биреп, тыңлаучыларда Әхмәт Гадел иҗатына кызыксыну уятты. Медицина көллияте студентлары (Кол Гали клубы әгъзалары, укытучылары Зәйнуллина И.З.) укуында шагыйрьнең  туган телгә, милләтебезгә, туган илебезгә багышланган унлап шигырьләре яңгырады. Х.Бигичев башкаруында Ә.Гаделнең “Күңелеңә авыр алма” (Р.Гобәйдуллин көенә) җыры видео язмада тыңланды. Әдип турындагы истәлекләр белән: язучы Ф.Абдуллин, методик бүлек мөдире Р.Камбиева, гаилә дуслары Зәлифә Нуретдиновалар бүлештеләр. Чара ахырында күргәзмәгә куелган әдәбиятка күзәтү үткәрелде. Җирле телевидение (НТР) сюжет төшерде һәм күрсәтелде.