Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Күңелдә моң, сагыш тирбәлә"

Татар әдәбияты классигы, Татарстан Республикасының халык шагыйре, Г.Тукай исемдәге Дәүләт премиясе лауреаты  Гамил Афзалның тууына 100 ел тулу уңаеннан  абонемент бүлегендә "Күңелдә моң, сагыш тирбәлә" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә аның халык күңеленә үтеп кергән иң яхшы шигырьләре, әдип иҗаты турында  каләмдәшләренең, шәкертләренең истәлекләре, аның тормыш һәм  иҗат юлы белән бәйле язмалар урын  алган китаплары куелды. Көлдерә дә елата да Гамил аганың әсәрләре.  Лирикасы җанны иркәли, юмор-сатирасы җанга көч бирә, тәрбияли. Китап укучыларына күңелле минут үткәрелде, Гамил Афзалның юморга бай сатирик шигырьләре укылды, җырлары да искә төшерелде.