Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Артист. Режиссер. Драматург."

Агымдагы елның май аенда татар театрына нигез салган кешеләрнең берсе Габдулла Кариевның (чын исеме - Миңлебай Хәйрулла улы Хәйруллин) тууына 135 ел тулды. Бөтен гомерен театр сәнгатенә багышлаган шәхес ул, алай гынамы, аңа нигез салучыларның берсе, "Сәйяр" труппасы җитәкчесе, спектакльләрне сәхнәгә куючы. Аларның күбесендә үзе дә уйный, бигрәк тә Г.Камал пьесаларын ярата. 

Г.Кариевның мәшһүр шагыйрь Габдулла Тукай, җәмәгать эшлеклесе Камил Мотыйги белән якын дуслар булуын, исемен ни өчен үзгәртелүен, фамилиясенең ничек барлыкка килүе турында күпләр белми дә торгандыр әле. Бу һәм артист турында башка кызыклы мәгълүматлар, Г.Кариевның тормыш һәм иҗат юлы белән китапханәбезгә килүчеләр әлеге күренекле шәхескә багышланган күргәзмәдән танышты.