Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Җәлил эзләре буйлап..."

Язучы, тәнкыйтьче, әдәбият галиме, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты Рафаэль Әхмәт улы Мостафинның тууына 90 ел тулу уңаеннан  китапханәнең абонемент бүлегендә "Җәлил эзләре буйлап..."дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Р.Мостафин каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең легендар тормышын һәм иҗатын җентекләп өйрәнү  буенча гыйльми тикшеренүләр алып бара, шуның нәтиҗәсе буларак Муса Җәлилгә һәм җәлилчеләргә багышланган китаплары, күпсанлы  мәкаләләре дөнья күрә. Шул материаллар нигезендә язучының татар һәм рус телләрендә "Каһарман шагырь эзләре буйлап" ("По следам поэта-героя"), "Җыр булып узган гомер" ("Жизнь как песня"), "Җәлилчеләр" кебек монографик китаплары һәм М.Җәлил турында балаларга атап язган "Кечкенә Муса турында хикәяләр", "Кызыл ромашка" ("Красная ромашка") дигән җыентыклары һәм башкалар күргәзмәгә куелды. Китап укучыларын күргәзмә белән таныштырып, әңгәмә, әдәби-биографик экскурсия ясалды.