Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Олуг драматург"

"Халкыбызның данлы ул һәм кызлары" циклыннан, язучы, драматург, публицист Гафур Коләхмәтовның тууына 140 ел тулу уңаеннан уку залында "Олуг драматург" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Ул барыннан да элек язучы-драматург буларак таныла. Күргәзмәгә драматургның "Ике фикер","Яшь гомер","Кем гаепле?"дигән драмалары, иҗатын яктырткан матбугат мәкаләләре урнаштырылды. Китап укучыларына сәхнә әсәрләре белән таныштырып әңгәмә үтте.