Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Шушы яктан, шушы туфрактан без"

27 апрель көнне Халык иҗаты йортында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына, Түбән Кама шәһәренең 55 еллыгына һәм "Җидегән чишмә" әдәби музыкаль берләшмәсенең 40 еллыгына багышланган "Шушы яктан, шушы туфрактан без" дип исемләнгән тирән эчтәлекле әдәби-музыкаль кичә узды.Түбәнкамалыларны котларга шәһәр мэры Айдар Метшин, Татар телен саклау һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия рәисе Марат Әхмәтов, җәмәгать эшлеклесе, язучы Разил Валиев, атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев," Сөембикә"газетасы баш мөхәррире Лариса Маликова , быелгы Г.Тукай премиясе лауреаты , "Мәйдан"журналы баш мөхәррире Факил Сафин һ. б. зур кунаклар килде. 

Кунакларны фойеда  китапханә тарафыннан оештырылган бай эчтәлекле күргәзмә-экспозиция каршы алды.