Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Газизләрдән газиз туган тел"

13 нче февраль көнне, туган тел атналыгы кысаларында  китапханәбез 11 нче урта мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары өчен "Газизлзәрдән газиз туган тел" дип исемләнгән танып - белү сәгате уздырды. Комплекслы бу чарада бу көннең килеп чыгышы, дөньядагы телләр хакында кызыклы мәгълүматлар бирелде,шагыйрьләр М.Әгъләм, Ә.Атнабай, С.Хәким, Х.Туфан, Зөлфәт шигыръләре укылды, тел турында мәкальләр, табышмаклар әйтешү буенча ярыш оештырылды, күргәзмәгә куелган кайбер китаплар белән таныштырылды. Чара күмәк рәвештә "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.