Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Ә сез беләсезме?"

Районыбызда Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе яшәве турында белә идегезме? Рәссам, графика остасы Рәшит Садри улы Шиһабетдинов ул. Казан шәһәрендә ишле гаиләдә туган. Рәсем сәнгате белән малай чагыннан кызыксына башлый, һәм шушы мәхәббәте аны Н.Фешин исемендәге сәнгать училищесына алып килә. Өметле яшь рәссамга югары уку йортында белем алуын дәвам итәргә тәкъдим итәләр. Әмма Рәшит төзелеп кенә килүче Түбән Камага юллама бирүләрен сорый. Әнә шулай егет тормышында Чулман каласы белән бәйле чор башлана. Биредә ул мәктәптә балаларга сызым һәм рәсем дәресләре укыта. Шәһәрнең күп кенә бина-корылмаларын бизәүдә катнаша. Казан, Мендлеевск, Чаллы шәһәрләре, Түбән Ослан, Яңа Чишмә авылларындагы күп кенә объектлар да саклый аның кул җылысын. 2013 елда Р.Шиһабетдинов бер төркем рәссамнар белән Болгардагы “Болгар цивилизациясе” музеен сәнгатьчә бизәү эшләрендә катнаша. Әлеге эше өчен 2016 елда авторлар төркеме белән бергә Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә лаек була. Бүген рәссам гаиләсе белән Кама Аланы бистәсендә яши.