Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

Замана афәте

26нчы июнь - наркотик матдәләр куллану һәм аларның законсыз әйләнеше белән көрәш көне. Шушы көн уңаеннан, сәламәт яшәү рәвешен алга куеп, 2нче мәктәпнең хезмәт лагеренә йөрүче балаларга наркоманиянең куркынычы турында сөйләүче электрон күргәзмә күрсәтелде. Шулай ук китапханәчеләр "спайс"лар, күргәзмәдә күрсәтелгән китаплар турында сөйләделәр. Укучылар бик теләп әңгәмәдә катнаштылар, үз белгәннәре белән бүлештеләр. Соңыннан сәламәт яшәргә дигән фикер белән килешеп, әңгәмә өчен рәхмәт белдерделәр.