Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Кулыңнан гөлләр тама" проекты

 Китапханәбездә "Кулыңнан гөлләр тама" проектының калфак тегү буенча чираттагы осталык дәресе үтте. Бүген яңа төр калфак - каты кырпулы калфакка тукталып өлгеләрен кистек һәм өлешләрен тоташтырдык, маңгай өлешенә чигү үрнәге сайладык. Киләсе осталык дәресенә бу калфакны бизәр өчен: чук, ялтыравыклы пыяла сәйләннәр, төрле төстәге тасмалар алып килергә кушылды.