Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

“ Рәхмәтлемен бүген язмышка” Разил Вәлиевнең 70 яшьлек юбилее

Китапханәбез хезмәткәрләре тарафыннан фойеда Разил Исмәгыйль улы Вәлиевнең тормыш юлын, иҗатын, җәмәгать эшчәнлеген чагылдырган “Разил Вәлиев: еллар аша сөйләшү” дип исемләнгән, һәрберсе аерым күргәзмә булып торырлык 5 бүлектән торган китап-журнал күргәзмәсе оештырылды һәм аның эше белән әдәби кичәгә килгән һәркем бик теләп танышты, аның эшчәнлеген республиканың ТНВ каналы, шәһәрнең НТР, ВТС, “Эфир” каналлары төшерде.

Күргәзмәнең “Киң колачлы иҗатчы” бүлегендә бу билгеле шәхес турында соңгы вакытта дөнья күргән, киң җәмәгатьчелеккә бик үк билгеле булмаган өр-яңа язмалар тәкъдим ителсә,”Җырдан җырга” бүлегендә сайланма әсәрләренең 2 басмасы, берсеннән-берсе матур, затлы итеп эшләнгән җырлар китаплары, аудио-видео басмалары куелды.” Милләтем, дип җан атып” бүлегендә аның киң җәмәгать эшчәнлеге, 5 чакырылыш депутатлык хезмәте яктыртылды. “Әдип иҗатына зур бәя” бүлеге аның хакындагы энциклопедия-белешмәлекләр, библиографик күрсәткечләр һ.б. язмалар урын алды.(Библиографик күрсәткеч ясаучы татар әдәбияты белән эшләүче библиограф В.Тараканованың “киң колачлы иҗатчы” дип исемләнгән эшен Р.Вәлиевкә бүләк иттек).

Күргәзмә үзенең креатив эшләнүе, куелган бай материаллары, яңа язмалары белән чарага килүче һәркемдә зур кызыксыну уятты, анда куелган язмалар белән һәркем бик теләп танышты.