Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Сездә калыр идем..."

Күренекле шагыйрь Рәшит Гәрәйнең 90 еллыгы уңаеннан ,Түбән Кама китапханәләр берләшмәсе 2021 елны берләшмә буенча Рәшит Гәрәй елы дип игълан итте. Гамәлгә куелган чаралар арасында Рәшит Гәрәй иҗатын яктырткан, аның иҗатына укучылар, киң җәмәгатьчелек, галим-голәмә игътибарын җәлеп итү максатыннан төбәкара фәнни-гамәли конференция уздыру бар иде. Зур әзерлек эшләре алып барылган әлеге чара 23 март көнне Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең зур уку залында, пандемия уңаеннан куелган шартларны үтәп, 70% тулы залда зур уңыш белән узды. Чарага шагыйрьнең якыннары, Минзәлә районыннан якташлары, Татарстан Язучылар берләшмәсенең Чаллы бүлеге вәкилләре, шәһәребез әдипләре- җирле "Кама таңнары"әдәби берләшмәсе әгъзалар, шәһәрнең һәр мәктәбеннән берәр вәкил- татар теле мөгаллимнәре, татар телендә эшләүче китапханәчеләр, гади китап укучыларыбыз-шигърият сөючеләр җыйналган иде. Сәламләү чыгышы белән шәһәр мәдәният идарәсе җитәкчесе Гүзәл Мөбәракшина, шәһәр администрациясе вәкиле, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама берлеге әгъзасы Фирдәвес Ханов чыктылар. Берләшмә җитәкчесе Арсланова Г.Р. Рәшит Гәрәй шәхесе белән таныштырып, әлеге шагыйрьгә әдәбият белгечләре,тәнкыйтьчеләрнең игътибары җитмәве сәбәпле, аның иҗатының күләгәдәрәк калуына һәм бүгенге әзерлекле чыгышларның бу өлкәдә әз генә булса да яктылык кертергә омтылыш дип чыгыш ясап, конференция эшчәнлегенә уңышлар теләде. Һәр чыгыш Рәшит Гәрәй иҗатыннан бер куплет шигыръ уку белән башланды һәм чара барышында аның иҗатының төп кредосы-авыл темасы,сугыш елларының чагылышы,шигырьләренең тел-сурәтләү чаралары һ.б. темалар ассызыкланды. Чыгышлар шагыйрь иҗатын яктырткан җырлар белән аралашып барып конференция эшчәнлегенә аерым бер җылылык өстәделәр. Конференция мөһим резолюция кабул итү белән тәмамланды.