Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Олпатларыбызның берсе: И.Гаспринский"

Кырым язы - 2021" атналыгында, "Синең данлы ул һәм кызларың" циклыннан, Кырымда, Бакчасарай янындагы Гаспра авылында туган олуг әдип һәм мөхәррир, җәмәгать эшлеклесе, мәгърифәтче Исмәгыйль Гаспринскийның тууына 170 ел тулуны билгеләп уку залында китап күргәзмәсе оештырылды. Китап укучыларына аның тормышы, төрки халыклар тарихында тоткан урыны һәм гыйльми эшчәнлеге хакында сөйләп, китапларга күзәтү үткәрелде. Бу зыялының яшьлеге, Зөһрә Акчурина белән өйләнешүгә бәйле тирән мәхәббәте, башка бик үк мәгълүм булмаган вакыйгалар, гыйбрәтле хәлләр турында да мәгълүмат җиткерелде.