Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Энҗе-мәрҗән калфагым"

Бүген китапханәбездә "Кулыңнан гөлләр тама" проектының чираттагы осталык дәресе узды. Алдагы дәресләрдә эшләнгән  калфакларыбызның ян-ягына бизәк төшерү булды. Аның өчен күргәзмәгә куелган китаплардан төрле чәчәк бизәкләре карадык, колаксыман чигү (ушковая техника) үрнәгенә тукталдык. Өч төстә атлас, тар тасмаларны квадратларга кисеп, кара-каршы почмакларын колак рәвешендә бөкләп беркетелде һәм бер-берсенә якын төсләр белән чәчәкләр ясалды. Эш барышында "Кама таңнары" әдәби берләшмәсе әгъзасы Мирзанур Шәймурзин калфак чигүче хатын-кызларыбызны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, шигырьләрен укып ямьләде.