Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Үткәнеңне бел син, кешем!"

Китапханәбездә "Үткәнеңне бел син, кешем!" проекты кысаларында шәһәребезнең медицина көллияте студентлары белән очрашу узу турында язып үткән идек инде. Нәсел-нәсәбеңне барлау, шәҗәрәләр төзү темасы егет-кызларда шундый зур кызыксыну уяткан ки, әлеге чараны башка төркемдә белем алучы яшьләр өчен дә үткәрү теләге белән чыктылар. Шулай итеп, бүген китапханәбез янә кунаклар кабул итте. Студентларга шәҗәрә турында белешмә бирелде. Егет-кызлар китап күргәзмәсе белән дә таныштылар. Аксакаллар шурасы әгъзасы Мансур абыйлары Ганиевтан осталык дәресе дә алдылар.