Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

Проект "Үткәнеңне бел син, кешем!"

"Татарстанда туган телләрне саклау һәм халык бердәмлеген ныгыту" елы кысаларында, укучы яшьләрдә үз нәсел-нәсәбенең тарихы белән кызыксыну  уяту, табылган мәгълүматларны буыннан-буынга тапшыру, тарихыбызга хөрмәт, мәхәббәт хисләре тәрбияләү максатыннан, медицина көллияте студентлары катнашында Кол Гали исемендәге милли китапханәдә "Үткәнеңне бел син, кешем!" дип исемләнгән проект буенча зур чара үтте. Китапханәче Әнисә Дәүләтшина шәҗәрә турында белешмә биреп, китап күргәзмәсенә куелган әдәбият белән таныштырды, библиограф Гөлнара Мусина шәҗәрәләргә багышланган газета-журнал мәкаләләренең исемлеген  тәкъдим итеп, картотекадан ничек табарга икәнлеген аңлатты. Чарабызның икенче практик  өлешендә шәҗәрәләр төзү остасы актив китап укучыбыз Мансур абый Ганиев шәжәрә төзү буенча осталык дәресе бирде, үзе төзегән искиткеч, төрле формада һәм форматтагы шәҗәрәләренә күзәтү ясады. Китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина бүгенге көндә бик актуаль булган авыллар тарихын язу юнәлешендә шәҗәрәләрнең бик тә мөһим чыганак булуына басым ясап, әби-бабай, әти-әниләр исән вакытта алардан мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат алып калу кирәклеген ассызыклады. Группа җитәкчесе Илһамия Зәйнуллина студентларга эшне дәвам итү мөмкинлеген төшендереп, мөстәкыйль эшләр башкарачакларын   әйтте, китапханә хезмәткәрләренә бүгенге чараны оештырганнары өчен рәхмәтләрен җиткерде.