Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Кемлегеңне аңлап яшә, белеп яшә..."

Мөслим төбәге - әдәбият, сәнгатебезгә гаҗәеп күп бөек шәхесләр бүләк иткән як. Фоат Садриев, Зөлфәт, Харрас Әюп, Наис Гамбәр исемнәрен телгә алу да җитә. Алар арасында Шәмсия Җиһангированың да үз урыны бар. 28 февральдә яраткан шагыйрәбез үзенең күркәм гомер бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре шәһәребезнең медицина көллиятендә белем алучы егет-кызлар өчен шагыйрә иҗатына багышланган чара оештырды. Студентлар Шәмсия Җиһангированың тормыш юлы белән танышты, туган ягы, әти-әнисе, балаларына багышлап язган шигырьләрен тыңлап хозурланды.