Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

Онытма! Хәтерлә! Батырлар мәңгегә хәтердә!"

Әдәби-музыкаль кичә-реквием өчен эчтәлекле ,2 өлештән торган сценарий язылды. Яңа форматта уздырылган әлеге чараның беренче өлешендә Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр кую оештырылса, Халыклар иҗаты йортының фойесында уздырылган әдәби-музыкаль өлешендә китап укучылар, җирле артистлар, әдипләр тарафыннан шагыйрьнең шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады.Шагыйрь рухын яд итәргә җыйналган тамашачыларны сәламләргә килгән шәһәр һәм оешма җитәкчеләре үз чыгышлары алдыннан Муса Җәлилнең иҗатыннан үзләре яраткан бер куплет шигырь укып,үзләренең әдипкә булган хөрмәтләрен җиткерделәр,патриот шагыйрьнең фашист тоткынлыгында кан белән язылган әсәрләренең бүгенге көн өчен дә бик мөһим булуын,һәр татар кешесенең аны онытырга хакы юклыгын ассызыкладылар.Нәниләр башкаруында каралган "Кызыл ромашка"әдәби-музыкаль композициясе,МҖәлилгә багышлап шәһәрдәшләр арасында оештырылган # Җәлил 2021-онлайн-әдәби марафонында җиңүчеләр чыгышы,аларны Мәдәният идарәсе мактау грамоталары белән бүләкләү тантанасы берәүне  дә битараф калдырмады, тыңлаучы һәркем Шагыйрь яшәгән, көрәшкән көннәргә әйләнеп кайттылар, аның белән бергә әсирлек газапларын кичерделәр, аның яшәүгә булган оптимизмына сокландылар. Әлеге эчтәлекле чараны оештыручыларга рәхмәт  әйтеп, герой-милләттәшебезгә тагы бер кат хөрмәт хисләрен күңелләрендә яңартып таралыштылар.