Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Без тарихта эзлебез"

Республикабызда игълан ителгән
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында, Халыкара туган телләр айлыгы кысаларында, 9 февраль көнне педагогия көллиятендә студентлар өчен ,,Без тарихта эзлебез" дип исемләнгән әдәбият дәресе үткәрелде, укучылар өчен китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханә хезмәткәре Әнисә Дәүләтшина төрки телләр арасында дәрәҗәсе югары булган татар теле турында, мең еллык тарихы булган Татар китабына тукталып, халкыбызның үткәнен чагылдырган тарихи әсәрләр белән таныштырды. Милләтебезнең горурлыгы саналган күренекле шәхесләрен  барлап, татар әдәбияты сагында торган язучыларыбызны атады.