Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Кулыңнан гөлләр тама" проекты

Кол Гали исемендәге милли китапханәдә "Кулыңнан гөлләр тама" "проекты буенча эш башланды. Китапханә хезмәткәре Эльмира Гайнемөхәммәтова бу шимбәдә калфак тегү буенча беренче осталык дәресе үткәрде. Иң башлап, чара өчен оештырылган "Энҗе мәрҗән калфагым" дип исемләнгән күргәзмә - инсталляциягә урнаштырылган, татар халкының милли  киемнәре, калфакның төрләре, аны тегү, бизәү алымнары турындагы әдәбият белән  танышу үткәрде. Аннан соң калфак тегү өчен кирәкле тукымалар, бизәү өчен кулланылачак материаллар күрсәтте. Бүгенге дәрестә калфакның өлгесе ясалды һәм өлгегеләрне кулланып калфакның эчлеге өчен тукыма киселде. Алдагы дәрестә калфакның башка өлешләрен тегү дәвам ителәчәк.
--