Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Бер тамырдан, уртак язмыштан без..."

Бүген китапханәбезгә Түбән Каманың химия-технология институты студентлары кунакка килде. Китапханәче Әнисә Дәүләтшина аларны китапханә белән таныштырды, бүлекләрдә эшләүче китап күргәзмәләре турында сөйләде. Шуларның берсе - "Бер тамырдан, уртак язмыштан без..." дип исемләнгәне Татарстанда 2021 елда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырылды.
Егетләр белән үзебезчә, саф татарча аралаштык. Яшь буынның туган телгә хөрмәт белән каравы, китапка тартылуы, әлбәттә, горурлык һәм соклану хисләре уята. Аллаһка шөкер, милләтебезнең асыл ул-кызлары үсеп килә шәһәребездә.