Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Җир китабын кемнәр яза?"

Исән булса, 15 гыйнварда шагыйрь Илдус Гыйләҗевка 75 яшь тулган булыр иде.

Берәүләр аны "авыл җырчысы" дип атый, икенчеләр өчен ул - "җир шагыйре". Әйе, Илдус Гыйләҗев - туган туфрак, туган җиргә бөтен җаны белән мәңгелеккә береккән шагыйрь. Туган ягына, җир кешесенә булган мәхәббәте аның һәр шигыренә сеңгән. Шуңадырмы алардан җылылык, ихласлык бөркелә. Мондый шигырьләр язу өчен нәкъ менә Чатыр тау ягында, гыйнварның зәмһәрир салкын бер көнендә туарга кирәк булгандыр.

Илдус Гыйләҗев иҗаты белән  китапханәбезгә килүчеләр дә танышты, аның иң садә хисләр белән сугарылган шигырьләрен укып, күңелләрен сафландырды.https://www.instagram.com/tv/CKRNpnACAFW/?igshid=7nj7mv9zunru
--