Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Җидегән чишмәләргә йөзек салдым..."

7 гыйнварда татарстанның халык язучысы, республикабызның Г.Тукай исемендәге премиясе лауреаты, фольклорчы Гомәр Бәшировның тууына 120 ел тулды. Китапханәбездә "Җидегән чишмәләргә йөзек салдым..."  дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли. Күргәзмәгә язучының романнары, повестьлары, хикәяләре, аның турында газета-журналларда басылып чыккан мәкаләләр һәм CD-дисклар куелды. Олы әдипнең әдәби мирасы белән танышырга чакырабыз.