Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Шәмдәлләрдә генә утлар яна"

Кол Гали исемендәге милли китапханәдә "Шәмдәлләдрә генә утлар яна" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Ул шагыйрь, галим, мәгърифәтче Гали Чокрыйның тууына 195 ел тулуга багышланган. XIX гасырда яшәп иҗат иткән иң актив шагыйрьләрнең берсе  була ул. Йөздән артык шигырь язып калдыруы мәгълүм. Арада гарәп, фарсы телләрендә язылганнары да байтак. Китапханәгә килүчеләргә шуларның кайберләре укылды, әдип турында истәлекләр, язмалар тәкъдим ителде.