Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Зәңгәр күзле егет кунак итеп Сезне чакыра"

2021 елның 1 гыйнварында татар әдәбияты классигы, драматург, шагыйрь Һади Такташның тууына 120 ел тулды. Һади Такташ иҗаты — сугышка кадәрге чор татар совет поэзиясенең иң югары ноктасы. Аның әдәби мирасы татар әдәбияты тарихында әһәмиятле урын тота. Такташ мирасының мөһим өлешен, инде ничәмә-ничә буынны гүзәллекне аңларга, табигать ямен, рухи матурлыкны тоярга ярдәм иткән, югары әхлак, туган илгә бирелгәнлек рухында тәрбияләп килгән поэзиясе тәшкил итә. «Зәңгәр күзләр», «Кояш күктә шулай мәңге йөзәр»,«Мәхәббәт тәүбәсе»,«Алсу»,«Үтеп барышлый»,«Мокамай»,«Ак чәчәкләр» һ.б. шигырь һәм поэмалары Такташ иҗатының энҗеләре булып тора.
"Шагыйрьнең иҗат лабораториясе" проекты кысаларында "Зәңгәр күзле егет Сезне чакыра" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә әдипнең тормыш юлын һәм иҗатын яктырткан мәкаләләр, шагыйрь турында истәлекләр, фотоархив, сценарийлар, аңа багышланган шигырьләр, әсәрләре, замандашларының Һ. Такташ турындагы фикерләре белән танышырга була.