Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

" Фатих Әмирхан: билгесез сәхифәләр "

2021 елның 1 гыйнварында язучы Фатих Әмирханның тууына 135 ел тулды. Безгә ул дөньяда нибары 40 ел яшәп, шуның яртысын аяксызланып, гариплектә үткәргән, шуңа да карамастан көчле рухлы булып кала алган шәхес, күпсанлы хикәя, повесть, роман, мәкаләләр авторы буларак таныш. Ә менә шәхси тормышының күп кенә кызыклы сәхифәләрен күпләрегез белми дә торгандыр әле. Язучының эсперанто теле белән мавыгуы турында укыганыгыз бар идеме икән? Халыкара аралашу өчен уйлап табылган ясалма тел аны шулкадәр кызыксындыра ки, аңа багышлап китап яза хәтта әдип. Һәм аны якын дусты Габдулла Тукайга бүләк итә. Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская үз истәлекләрендә аны татар театры өчен җан атып йөргән шәхес буларак тасвирласа, Риза Ишморат "остазым" дип атый. Хәсән Туфан, әдипнең көчле рухы алдында баш иеп, аны Прометей белән чагыштыра. Бу һәм Фатих Әмирхан турында башка күп кенә кызыклы язмалар белән китапханәбездә эшләп килүче күргәзмәгә килеп таныша аласыз. "Бөекләр эзеннән" проекты кысаларында оештырылган "Фатих Әмирхан: билгесез сәхифәләр" күргәзмәсендә замандашлары, каләмдәшләренең язучы турында истәлекләре, әсәрләре урын алган.