Сугыш йоткан балачак
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан уздырылган бар чараларны йомгаклап,олы дата уңаеннан да дәүләтебез тарафыннан кадер-хөрмәт күрсәтелмәгән буынга хөрмәт йөзеннән, сугыш чоры баласы Гөлчирә Ибатуллинага багышланган турыдан-туры әңгәмәдә ачлы-туклы балачак, сабыйларны яшәтү өчен ут йоткан тол әниләр, улларын югалткан әбиләр хакында,Гөлчирә апаның беренче шигырьләре турында җанлы әңгәмә уздырылды.Өлкән шагыйрә истәлекләре гамьле булулары белән истә калдылар.