"Китапларда-халык хәтере"; "Татарстан-минем республикам"
Түбән Кама китапханәләр берләшмәсенең "Мирас" мәдәният үзәгендә оештырылган,2020 ел нәтиҗәләренә багышланган йомгаклау чарасына "Китапларда-халык хәтере"; "Татарстан-минем республикам" дип исемләнгән, бай эчтәлекле 2 зур күргәзмә эшләнеп, анда куелган әдәбиятка күзәтү үткәрелде. Чарага килгән кунакларыбызны әлеге зур даталар уңаеннан басылып, китапханәләребезгә кайтарылган берсеннән-берсе затлы әдәбият белән таныштырдык. Күпләрне үзләренең туган авыллары тарихлары битараф калдырмады, китаплар белән танышкан һәркем ул китаплардан үз туган-тумачасын,әби-бабаларын эзләде һәм тулырак танышу өчен шәһәребезнең Кол Гали исемендәге милли китапханәсенә килеп тулырак танышырга теләк белдерделәр.