Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Халкымның күңел бизәкләре"

Кол Гали исемендәге милли китапханәдә балалар өчен "Халкымның күңел бизәкләре" исемендәге осталык дәресе үтте. Малайлар һәм кызлар фетрдан брошка ясарга өйрәнде. Китапханәче апалары татар халкының милли бизәкләре турында да сөйләде үзләренә. Ә аларның иң киң кулланыла торганы - лалә чәчәген укучылар брошка ясау өчен өлге итеп алды. Кул эшен төрле ташлар белән бизәгәч, чәчәк балалар кулында, әйтерсең лә җанланды, бар матурлыгы белән ачылды.