Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

" Җырлыйм сезнең хакта "

Мәшһүр җырчы, РСФСРның атказанган артисты (1972), Башкорт АССР һәм Татарстан АССРның халык артисты (1968, 1990), Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1995) Фәридә Кудашеваның тууына 100 ел тулу уңаеннан китапханәбездә китап күргәзмәсе оештырылды, укучылар өчен хатирәләр сәгате үткәрелде. Халкыбызның моңлы сандугачына багышланган китап-альбом белән дә таныштырдык. Җырчының Түбән Кама шәһәренә килүе белән бәйле истәлекләрне барладык. Шәһәребездә үткәрелә торган "Җидегән чишмә" әдәби-музыкаль кичәсенең дә кунагы була Фәридә Кудашева. Шул уңайдан язучы Рахмай Хисмәтуллинның җырчыга багышланган "Сандугачлар кунган талга..." язмасыннан өзекләр укылды. Ул әдәби-музыкаль берләшмәнең 35 еллыгына чыгарылган "Җидегән чишмә" китабына кертелгән. Сөекле җырчыбыз белән китапханәбез хезмәткәрләренә дә якыннан танышу бәхете елмайды. Моннан берничә ел элек Фәридә апаны теплоходтан каршы алып, шәһәр белән таныштырган идек. Шушы вакыйга белән бәйле җылы хатирәләрне дә күңелләрдә яңарттык.