Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Мәңгелек кеше"( Г.Әпсәләмовка-105 яшь)

Күп романнар авторы, Тукай бүләге иясе язучы Габдрахман Әбсәләмовның тууына 105 ел  якынлашып килгән көннәрдә, китапханәбездә  мәктәпнең татар теле укытучылары соравы буенча “Мәңгелек кеше” дип исемләнгән әдәби журнал оештырылды.Укучылар арасында рус балалары да булу сәбәпле чара ике телдә алып барылды.

Журнал “Ак чәчәкләр” романы буенча эшләнгән фильмнан өзек карау белән башланып китте. Китапханәчеләр: Ә.Дәүләтшина һәм Ә.Кучкаева ике телдә язучының тормыш юлына, әсәрләренә күзәтү ясадылар, романнардан(“Алтын йолдыз”,”Мәңгелек кеше”,”Сүнмәс утлар”,”Ак чәчәкләр”) өзекләр укып, кыскача эчтәлекләре белән таныштырдылар.

Китапханәче Т.Гыйсматуллина “Ак чәчәкләр бүләк итүче” дип исемләнгән күргәзмәгә куелган әдәбиятка  тирән эчтәлекле күзәтү ясады.

Әдәби журнал «Ак чәчәкләр» кинофильмнан җирле шагыйрә Гөлчирә Ибәтуллина шигыренә Вил Усманов иҗат иткән “Төшемә керәсең” җырын тыңлау белән тәмамланды.