Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Бар дөньяны яшим яратып..."

Шәһәрнең 50 еллык юбилее  кысаларында,шагыйрә Гөлчирә апа Ибәтуллинаның 75 яшьлек юбилеена багышлап,"Үзебезнекеләр"циклыннан, 27-мәктәпнең туган якны өйрәнү музеенда әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.Чарага "Якты иҗат " дип исемләнгән күргәзмә оештырылды,видеопрезентация әзерләнде.Кичәдә шагыйрәнең үзе, аксакаллар шурасы әгъзалары катнашуы- аның тәэсир итү көчен арттырды. Чара барышында аның үзе укуында шигырьләре һәм аның сүзләренә җырлар яңгырады,"Ак чәчәкләр" нәфис фильмнан өзек күрсәтелеп, аның сүзләренә Вил Усманов башкарган "Төшемә керәсең" җыры яңгырады.