Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Яшәвемнең яме - театр"

Агымдагы елның 18 ноябрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Наилә Гәрәевага 80 яшь тулды. Шул уңайдан Кол Гали исемендәге милли китапханәдә аның тормышы һәм иҗатына багышланган күргәзмә оештырылды. Укучыларыбызга яраткан артисткабыз турында сөйләдек, аңа багышланган язмалар белән таныштырдык, фотоларын күрсәттек.