Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

Ел китабы - 2019

Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркына килүчеләргә "Ел китабы - 2019" бәйгесендә катнашучы,Татарстан китап нәшриятендә дөнья күргән китаплар тәкъдим ителде. Авторлары турында белешмә биреп, чәчмә әсәрләрдән өзекләр, тезмә әсәрләрдән шигырьләр укылды. Шушы бәйгедә катнашкан  китапларны алып укырга һәм үз фикерләрен белдерергә шәһәрдәшләребезне китапханәбезгә чакырдык.