Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Төбәгебез әдипләренең яңа иҗат җимешләре"

Кол Гали исемендәге милли китапханә Түбән Кама шәһәре "Кама таңнары"  әдәби берләшмәсе әгъзаларының яңа китапларын тәкъдим итү йөзеннән, "Төбәгебез әдипләренең иҗат җимешләре" дип исемләнгән әңгәмәләр циклын дәвам итә. Бүген китапханәбездә җирле әдибә, "Кама таңнары" әдәби берләшмәсенең әгъзасы, шагыйрә Гөлчирә Ибатуллинаның иҗатын тәкъдим итү һәм язучы белән онлайн режимда әңгәмә оештырылды. "Мәйдан" журналының 6 санында дөнья күргән "Булсын дөнья түгәрәк" дип исемләнгән китапчыгы белән таныштыруга багышланды.