"Эхо веков в истории семьи" - "Тарихта без эзлебез"
Халкыбызның традицияләрен саклау һәм үстерү, Республикабызның үрнәк гаиләләрен киң җәмәгатьчелеккә таныту, аларны үсеп килүче буыннарга үрнәк итеп кую йөзеннән, 2 ел рәттән Татарстан Республикасының Дәүләт архивы Түбән Кама җирлегендә "Эхо веков в истории семьи" - "Тарихта без эзлебез" дип исемләнгән Шәҗәрә бәйрәме уздырды. Китапханәбез хезмәткәре Э.Гайнемөхәммәтова әлеге бәйгедә үзенең гаиләсе белән катнашып Гайнемөхәммәтовлар нәселен тәкъдим итте.