Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

«Рәхмәт, Солдат! Батырлыгың данлап, Баш иябез сиңа бүген дә!»

Шәһәребезнең Халыклар Дуслыгы йортында Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, керәшеннәрнең батыр уллары- Советлар Союзы Геройларына багышланган шул исемдәге  реквием- кичә бер тында, зур уңыш белән узды. Әлеге чара татарның бөек улларының рухларына дога булып барып ирешсен! Искә алу чарасында Совет Армиясенең Генштаб башлыгы татар кешесе Алексей Инокентий улы Антонов, Брест крепосте герое Петр Михайлович Гаврилов,очучы-ас Ольга Санфирова,илгә 5 герой биргән Мамадыш районына урнашкан Албай авылы феномены,төбәгебез ветераны Михаил Зайцев, тыл ветераны Клементий Кузьмин,сугыш елы баласы Никифор Тукмачев турында бик күп кызыклы,гыйбрәтле вакыйгалар бәян ителде. Н.Тукмачевның шигырьләре укылды, тагы бер сугыш чоры баласы Гөлчирә апа Ибатуллинаның шигырьләренә җырлар башкарылды. Чараны видеопрезентация баетты,аңа тәгаенләп зур һәм тирән эчтәлекле китап күргәзмәсе оештырылды. Чара тыңлаучыларның күңелләрен кузгатты,күзләрен яшьләндерде.