Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Батырлык кайтавазы"

4 март көнне медицина көллиятендә, студентлар өчен, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Батырлык дәресе үткәрелде. Эзтабар язучы Шаһинур Мостафинның 2018 елда Татарстан китап нәшриятендә басылып чыккан "Батырлык кайтавазы" дип исемләнгән яңа китабы тәкъдим ителде, китап күргәзмәсе оештырылды, чара видеопрезентация белән баетылды . Язучыбыз эзләп тапкан, исемнәре һәм батырлыклары халыкка кайтарылган якташларыбыз - геройларыбыз турында сөйләп, китаптан өзекләр укылды. Студентларга шушы бер китап аша Бөек Ватан сугышында халкыбызның күрсәткән батырлыгын җиткергәнебез, мәгълүмат белән таныштырганыбыз өчен рәхмәт белдереп, көллият укытучысы И.З.Зәйнуллина Бөек Җиңүне яулап алган фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге күңелләрдә мәңге яшәр дип белдерде, укучыларны каһарманнар турында китаплар укырга, әдәбият белән танышып, күзаллауларын киңәйтергә өндәде.