Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

Хәтер көне

Түбән Кама педагогия көллиятендә, халкыбыз тарихында аянычлы дата - дәүләтчелегебезне җуйган көн (Казан ханлыгы җимерелгән көн)гә багышлап уздырылган искә алу мәрәсиме студентлар арасында зур кызыксыну уятты.Алар бу темага багышланган әдәбиятка күзәтү(обзор) тыңладылар, шигырьләр, мөнәҗәтләр укыдылар,Разил Вәлиев сүзләренә язылган "Тик исән булсын ватаным" җырын аягүрә басып тыңладылар.