Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Дөньда күп нәрсә белдем, Син туган тел аркылы..."

25 нче гимназиянең 7А һәм 7В сыйныф укучылары өчен "Халыкара туган тел көне" декадасы уңаеннан "Дөньда күп нәрсә белдем, Син туган тел аркылы..." дип исемләнгән шигърият сәгате узды. Чара өчен китап күргәзмәсе оештырылды. Әлеге зур датаның тарихына, бүгенге көн өчен әһәмиятенә тукталынды. Татар һәм рус шагыйрьләренең туган телгә багышлап язылган шигырьләре укылды.