Шаһинур Мостафинның "Батырлык кайтавазы" китабын тәкъдим итү
18 февраль көнне Баки Урманче исемендәге 2 нче гимназиядә, параллель 6 нчы сыйныф укучылары өчен, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, Батырлык дәресе үткәрелде. Эзтабар язучы, "Хәтер яктысы" эзләнү экспедициясе җитәкчесе Шаһинур Мостафинның "Батырлык кайтавазы" (Казан:Татар.кит.нәшр.,2018, 399 б.) дип исемләнгән яңа китабы тәкъдим ителде, презентацияне китап күргәзмәсе баетты. Китапханәчеләр: Әнисә Дәүләтшина укучыларга язучы тарафыннан исемнәре һәм батырлыклары халыкка кайтарылган каһарман-геройларыбыз турында сөйләде, Эльмира Гайнемөхәммәтова китаптан геройлар турында өзекләр укыды, укучы балалар герой-шагыйрь Муса Җәлил шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар. Бөек Ватан сугышы турындагы әдәбият белән танышу,тыныч тормышыбызның нинди корбаннар бәрабәренә яуланганлыгын аңлар өчен без укучыларны китапханәбезгә чакырдык.