Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

Бөек җырчыны зурлыйк

Халкыбызның мәшһүр җырчысы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакировның тууына 85 ел тулу уңаеннан, китапханәнең абонемент бүлегендә "Бөек җырчыны зурлыйк" дип исемләнгән китап күргәзмәсе-инсталляция оештырылды:

I. 7 нче февральдә бию түгәрәгенә йөрүче балалар өчен күргәзмәгә куелган әдәбият белән танышу узды. 

II. 12 нче февраль көнне китап укучыларга күргәзмәгә куелган китаплар белән файдаланып сәнгать сәгате узды. Илһам Шакировның нәсел шәҗәрәсе күрсәтелде, шагыйрьләребезнең бөек шәхескә багышлап  язылган шигырьләре укылды, ул җырлаган "Идел буе каеннары" (Ә.Ерикәй сүзләренә) җыры аудио язма аша тыңланды.

III. 13 нче февраль Түбән Кама политехник көллиятеннән килгән студентлар өчен И.Шакировка багышланган күргәзмә каршында сәнгать сәгате яңартылып уздырылды.