Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

“Күңелләрдә яши шагыйрь сүзе”

6 февраль көнне медицина көллиятендә студентлар өчен якташыбыз, Шәңгәлче  авылында туып-үскән, Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат иткән, “Ләйсән” әдәби иҗат берләшмәсен оештыручы һәм җитәкчесе булган, шагыйрь Хәниф Хөснуллинның тууына 85 ел тулуны билгеләп “Китапханәдә әдәбият дәресе” узды. “Күңелләрдә яши шагыйрь сүзе” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде, презентация аркылы шагыйрьнең туган авылына, КамАЗ төзелешенә, сугыш афәтенә багышланган шигырьләре, “Дүрт секунд” поэмасыннан өзек укылды, җырлары тыңлап үтелде.