Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Әлкием, ямьле җирем, тамырларым синдә минем"

29.01.2020 Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә Әлки районында  туып-үскән,районның  Почётлы гражданины, ТР атказанган экономисты,мәртәбәле Аксакаллар Шурасы әгъзасы, китапханәбезнең даими укучысы Мансур Ганиевның "Абдул Салман морзалары" китабын тәкъдим итү кичәсе  зур уңыш белән узды. Әлеге чара "Татарстан әлифбасы" ("Азбука ТАССР") муниципаль проекты кысаларында үткәрелде. Китап презентациясе өчен "Игътибар: Яңа китап"дип аталган бер китап күргәзмәсе оештырылды, Әлки районына багышланган документаль фильм күрсәтелде,чара китап эчтәлеген ачкан видеопрезентация белән баетылды.Китапны редакцияләгән Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина чараны алып бару өчен тирән эчтәлекле сценарий төзеп, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мингали Мөхәммәтшин белән бергә оста итеп алып та барды. Тәкъдим итү кичәсен  җырлар,теманы яктырткан шигъри юллар бизәде. Чарага китап авторы Мансур Ганиевны хөрмәт итеп килгән Әлки районы вәкилләре, Түбән Камада гомер итүче якташлары-әлкилеләр , күп санлы нәселдәшләре җыйналган иде, алар үзләренең чыгышларында  тирән ихтирамнарын,олы хөрмәтләрен җиткерделәр.Чарада 150 дән  артык төрле яшьтәге тамашачы катнашты.