Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Милләт анасы" (Мөхлисә Бубыйның тууына - 150)

Түбән Кама җәмигъ мәчетендә узган, мәгърифәтче, галимә, казыя Мөүлисә Бубыйның 150 еллык юбилее уңаеннан оештырылган искә алу кичәсеннән соң, шәһәрнең "Нур"мәчетенең хатын-кызлар белән эшләү бүлегеннән әлеге чараны аларда кабатлап күрсәтүне сорадылар. Чарага тәгаенләп тирән эчтәлекле китап күргәзмәсе эшләнде, кызыклы фактларга, фәнни-популяр әдәбиятка нигезләнгән китапханәчеләрнең бик кызык чыгышлары видеопрезентация белән тулыландырылып барылды.Тирән эчтәлекле искә алу кичәсе һәркемгә дә ошады.