Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Милләт анасы"

Күренекле мәгърифәтче, мөгәллимә, Ислам дөньясында бердәнбер казыя, Россиядә мөселман хатын-кызлары өчен беренче уку йортларын нигезләгән, шунда нәтиҗәле хезмәт иткән Мөхлисә Бубыйның тууына 150 ел тулуны билгеләп,  шәһәребезнең үзәк мәчетендә мәчеткә йөрүче тыңлаучылар өчен Искә алу чарасы узды. "Мәгърифәтнең якты йолдызы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, чара презентация белән үрелеп барды.